Тарихы

Авылга XVIII йөзнең икенче яртысында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Лисьи Горы исеме белән дә билгеле.

1860 елларга кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 230 дисәтинә тәшкил итә.

Авылда земство икееллык башлангыч мәктәбе (1913 ел) эшли.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Спас волостенда. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан Бөгелмә районында.

Хәзер Иске Исаково авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Заря” колхозы (беренче рәисе – И.С.Кузнецов) оештырыла, 1951 елда Калинин исемендәге колхоз (үзәк утары – Иске Исаково авылы) составына керә.

Халкы күбесенчә “Юлдаш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә, крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли, кырчылык һәм терлекчелек, дуңгыз асрау белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1927 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1949 елда – җидееллык, 1987 елда – урта (1985 елда яңа бина төзелә), 2016 елдан башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда “Елочка” балалар бакчасы (1983 елдан), мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, Казан Мәрьям Ана иконасы кәшәнәсе (2011 елдан) бар.

Халык саны

1859 елда – 176,
1889 елда – 129,
1897 елда – 188,
1910 елда – 280,
1920 елда – 187,
1926 елда – 58,
1938 елда – 218,
1949 елда – 195,
1958 елда – 124,
1970 елда – 166,
1979 елда – 212,
1989 елда – 425,
2002 елда – 424,
2010 елда – 401,
2015 елда – 375 кеше (татарлар – 55%, руслар – 35%).