250 гә якын төре билгеле, Евразия, Африка һәм Америкада таралганнар. ТР терр-ясендә 5 төре бар: гади тиен, борындык, сөркә, җирән һәм тимгелле йомраннар. Төрле ачык һәм урман ландшафтларында яшиләр.

Гәүдә озынлыгы 60 см га кадәр. Күзләре зур, колаклары кыска, аяклары яхшы үскән, арткылары, гадәттә, алгыларыннан 1,5 тапкыр озынрак. Мехы куе, йомшак. Аркасы җирән-коңгырт, сирәк кенә буй сызыклы кара төстә, корсагы ачыграк.

Яшәү рәвешләре төрлечә: агачта (гади тиен), җирдә-агачта (борындык), җирдә (йомраннар, сөркәләр). Аерым (агачта яшәүчеләр) яки колония булып (җирдә яшәүчеләр) өннәрдә яшиләр. Күбесенчә орлыклар, үсемлекләрнең вегетатив өлешләре, бөҗәкләр, моллюсклар белән тукланалар. Кайберләре кышка запас туплый. Елның җылы вакытында үрчиләр (1 дән 15 кә кадәр бала).

Гади тиен — кәсәбәчелек объекты.

Йомран авыл хуҗалыгы культураларына зыян китерә.

Борындык, сөркә, йомран — табигый тупланыш авыруларын (түләрәмә, энцефалит, бруцеллёз һ.б.) таратучылар. Борындык, сөркә, тимгелле йомран ТРның Кызыл китабына кертелгән.