Административ-территориаль буйсынуы

1924 елда шәһәр тибындагы Карабаш поселогыннан күченеп утыручылар тарафыннан нигез салына.

Оешкан вакытыннан ТАССРның Бөгелмә кантоны Габдрахман волосте составында. 1930 елның 10 августыннан – Әлмәт, 1935 елның 10 февраленнән – Яңа Писмән, 1955 елның 18 августыннан – Лениногорск, 1959 елның 12 октябреннән Бөгелмә районында.

Хәзер шәһәр тибындагы Карабаш поселогы шәһәр җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Иркен” колхозы оештырыла (беренче рәисе – З.Миңнеханов). 1959 елда авыл “Үзәк” колхозы белән берләштерелә (шәһәр тибындагы Карабаш поселогы), 1961 елда – Фрунзе исемендәге колхоз, 1964 елда – Свердлов исемендәге колхоз, 1973 елда  “Карабаш” совхозы итеп үзгәртелә. 

Халкы күбесенчә кырчылык һәм ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1997–2007 елларда авылда башлангыч мәктәп эшли.

Хәзерге вакытта фельдшер-акушерлык пункты (1997 елдан), мәдәният йорты (1997 елда яңа бина төзелә), мәчет (1997 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Наза” фольклор ансамбле (1978 елдан, 1990 елда “халык” исемен ала, оештыручысы – М.М.Тахаунов, җитәкчесе – С.Я.Ибраһимова), кубызчылар ансамбле (1997 елдан, оештыручысы һәм җитәкчесе – С.Я.Ибраһимова) эшли.

Халык саны

1926 елда – 416,
1938 елда – 477,
1949 елда – 505,
1958 елда – 461,
1970 елда – 442,
1979 елда – 328,
1989 елда – 205,
2002 елда – 206,
2010 елда – 185,
2015 елда – 176 кеше (татарлар).