Тарихы

1828 елда Курск губернасыннан күченеп утыручылар тарафыннан нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Кече Ефановка исеме белән дә билгеле.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1880 елларда авыл җәмәгатенең имана җире 805 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Спас волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантоны составында. 1930 елның 10 августыннан Бөгелмә районында.

Хәзер Спас авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Красный маяк” колхозы оештырыла, 1969 елда “Искра” колхозы белән (Спас авылы) “Память Баумана” совхозына берләштерелә, 1973 елдан “Урал” колхозы составында, 1996–2005 елларда “Память Баумана” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда клуб (1967 елдан), фельдшер-акушерлык пункты бар (1962 елдан).

Күренекле кешеләре

А.Т.Лунёв (1949 елда тугаг) – техник фәннәр кандидаты, ТР Дәүләт бүләге лауреаты.

Халык саны

1859 елда – 220,
1889 елда – 194,
1920 елда – 509,
1926 елда – 556,
1938 елда – 508,
1949 елда – 523,
1958 елда – 399,
1970 елда – 397,
1979 елда – 326,
1989 елда – 240,
2002 елда – 166,
2010 елда – 146,
2015 елда – 160 кеше (руслар).