Административ-территориаль буйсынуы

1920 елларда нигез салына.

Оешкан вакытыннан ТАССРның Бөгелмә кантоны Бөгелмә волосте составында. 1930 елның 10 августыннан Бөгелмә районында.

Хәзер Петровка авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Берлек” колхозы оештырыла, 1957 елда – “Семеновод” тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы, 1971 елда “Прогресс” совхозы (үзәге – Петровка авылы) составына керә, 1996 елдан “Прогресс” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халкы сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Күренекле кешеләре

А.Г.Зәйнуллин (1940 елда туган) – техник фәннәр кандидаты, ТР Дәүләт бүләге лауреаты, “СССРның уйлап табучысы” күкрәк билгесе белән бүләкләнә.

Халык саны

1926 елда – 86,
1938 елда – 173,
1949 елда – 165,
1958 елда – 130,
1970 елда – 144,
1979 елда – 93,
1989 елда – 68,
2002 елда – 54,
2010 елда – 70,
2015 елда – 54 кеше (татарлар).