Административ-территориаль буйсынуы

1930 елларда (башка мәгълүматлар буенча, 1936 елда) Азнакай районыннан килгән аерым хуҗалык иясе Х.Хәсән тарафыннан нигез салына.

Оешкан вакытыннан Бөгелмә районы составында.

Хәзер Подгорный авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1939 елда авылда Сталин исемендәге колхоз оештырыла, 1957 елда “Сокольский” совхозы составына керә, 1967 елда “Сумароковский” совхозы итеп үзгәртелә.

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда клуб (2016 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет эшли.

Халык саны

1938 елда – 169,
1949 елда – 198,
1958 елда – 163,
1970 елда – 160,
1979 елда – 157,
1989 елда – 250,
2002 елда – 283,
2010 елда – 310,
2015 елда – 285 кеше (татарлар – 78%).