Административ-территориаль буйсынуы

1940 елларда нигез салына. 1930 елга кадәр авыл буларак яши.

Оешкан вакытыннан Бөгелмә районында. Хәзер Яңа Сумароково авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Шевченко” колхозы оештырыла, 1952 елда – Ленин исемендәге колхоз (Яңа Сумароково авылы), 1957 елда берләштерелгән “Сокольский” колхозы составына керә, 1967 елда “Сумароковский” колхозы итеп үзгәртелә, соңрак “Колос” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халык саны

1958 елда – 68,
1970 елда – 53,
1979 елда – 23,
1989 елда – 6,
2002 елда – 4,
2010 елда – 1,
2015 елда – 4 кеше (руслар).