- РУС
- ТАТ
Татарстанның Бөгелмә районындагы авыл. Бөгелмә шәһәреннән 24 км көнчыгыштарак, Кырымсарай елгасы буенда урнашкан
XVIII йөз башында нигез салына (башка мәгълүматлар буенча – 1810 елда).
1860 елларга кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.
1880 елларда авылда күн заводы, мәктәп була.
Авыл җәмәгатенең имана җире 1185 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Сумороково волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында, 1930 елның 10 августыннан Бөгелмә районында.
Хәзер Ключевка авыл җирлеге составына керә.
1930 елда авылда “Красный пахарь” колхозы оештырыла. 1951 елда “Красный ключ” (Ключи авылы), “Колхозный путь” (Зур Покровка авылы) һәм Ворошилов исемендәге (Чирково авылы) колхозлары белән берләштерелеп, “Красный ключ” колхозы дип атала. 1960 елда – “Заря” колхозы, соңрак “Заря” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы итеп үзгәртелә.
1930 елларга кадәр авылда кирпеч һәм спирт заводлары, күн эшкәртү фабрикасы эшли.
Халкы күбесенчә кырчылык, сарык асрау белән шөгыльләнә.
Авыл тирәсендә төзекләндерелгән чишмәләр бар.
1859 елда – 442,
1897 елда – 657,
1920 елда – 806,
1926 елда – 529,
1938 елда – 340,
1949 елда – 314,
1970 елда – 224,
1979 елда – 151,
1989 елда – 65,
2002 елда – 44,
2010 елда – 46,
2015 елда – 42 кеше (руслар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.