- РУС
- ТАТ
Татарстанның Баулы районындагы авыл. Баулы шәһәреннән 15 км көнчыгыштарак, Ык елгасы буенда урнашкан
Авылга 1920 елларда нигез салына.
Оешкан көненнән ТАССРның Бөгелмә кантоны Баулы волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Баулы, 1963 елның 1 февраленнән – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Баулы районында.
Хәзер Исергәп авыл җирлеге составына керә.
1929 елда авылда “Революция” колхозы оештырыла, 1950 елда “Урал” колхозы составында (Исергәп авылы белән бергә), 1994 елда – “Урал” җаваплылыгы чикләнгән ширкәт. 1999 елда “Урал” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.
Халкы күбесенчә кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
1926 елда – 277,
1938 елда – 223,
1949 елда – 255,
1958 елда – 245,
1970 елда – 162,
1979 елда – 121,
1989 елда – 61,
2002 елда – 66,
2010 елда – 104,
2015 елда – 109 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.