Тарихы

Авылга 1809 еллар тирәсендә нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1880 елларда авыл җәмәгатенең имана җире 1530 дисәтинә тәшкил итә.

XX йөз башында авылда чиркәү-приход мәктәбе була.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Баулы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Баулы, 1963 елның 1 февраленнән – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Баулы районында.

Хәзер Потап-Тумбарлы авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1933 елда авылда “Совет” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Л.В.Кириллов), 1971 елда аның составына “Победа” колхозы керә (Потап-Тумбарлы авылы), 1973 елда “Совет” совхозы итеп үзгәртелә.

1990 еллар башында авыл “Туйралы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең ярдәмче хуҗалыгы була, 2001 елда “Березовка”  җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятькә  берләшә. 2005 елдан крәстиян фермерлык хуҗалыгы була.

Халкы күбесенчә крәстиян фермерлык хуҗалыгында эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге, дуңгыз асрау белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда балалар бакчасы (1977 елдан), мәдәният йорты (1977 елдан, 2013 елдан күп функцияле үзәк бинасында), китапханә бар. 2013 елда фельдшер-акушерлык пункты белән күпфункцияле  үзәк төзелә.

Мәдәният йорты каршында театр коллективы эшли (2008 елдан, оештыручы – В.А.Будин).

Халык саны

1859 елда – 498,
1897 елда – 748,
1926 елда – 889,
1938 елда – 828,
1949 елда – 921,
1958 елда – 848,
1970 елда – 755,
1979 елда – 566,
1989 елда – 276,
2002 елда – 416,
2010 елда – 452,
2015 елда – 483 кеше (чуашлар).