Административ-территориаль буйсынуы

Авылга 1920 елларда нигез салына.

Оешкан көненнән ТАССРның Бөгелмә кантоны Поповка волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Баулы, 1963 елның 1 февраленнән – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Баулы районында.

Хәзер Покрово-Урыстамак авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Халкы күбесенчә кырчылык белән шөгыльләнә.

Авылда фельдшер-акушерлык пункты эшли.

Күренекле кешеләре

А.Г.Можгов (1947 елда туган) – полковник, хәрби фәннәр кандидаты.

Халык саны

1926 елда – 38,
1938 елда – 72,
1949 елда – 145,
1958 елда – 109,
1970 елда – 133,
1979 елда – 146,
1989 елда – 114,
2002 елда – 88,
2010 елда – 74,
2015 елда – 74 кеше (удмуртлар).