Административ-территориаль буйсынуы

Поселокка 1931 елда нигез салына.

Оешкан көненнән Баулы районында. 1963 елның 1 февраленнән – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Баулы районында.

Хәзер Яңа Зареченский авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1955 елдан поселок “Баулы” совхозы составында, 1993 – 2006 елларда “Таллыкүл” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халкы күбесенчә крәстиян фермер хуҗалыгында эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Поселокта фельдшер-акушерлык пункты бар.

Халык саны

1989 елда – 265,
2002 елда – 242,
2010 елда – 229,
2015 елда – 214 кеше (татарлар).