Административ-территориаль буйсынуы

Авылга 1929 елда Исергәп авылы кешеләре нигез сала.

Оешкан көненнән ТАССРның Бөгелмә кантоны Баулы волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Баулы, 1963 елның 1 февраленнән – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Баулы районында.

Хәзер Томбарлы авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда Миңлегол авылы белән бергә Нариманов исемендәге колхоз оештырыла, 1951 елдан “Берлек” колхозы составында. 1996 елдан “Берлек” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә “Берлек” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык белән шөгыльләнә.

Авылда фельдшер-акушерлык пункты бар (2013 елдан).

Мәдәният

Авылдан 3 км көньяк-көнбатыштарак, ташландык Владимир Мәрьям Ана иконасы чиркәве урнашкан (1860 елда алпавыт Болотина акчасына төзелгән; архитекторы – К.А.Тон; ордер системасы элементлары һәм детальләре булган хач рәвешле биш гөмбәзле храм тибына карый).

Халык саны

1938 елда – 212,
1949 елда – 218,
1958 елда – 199,
1970 елда – 153,
1979 елда – 109,
1989 елда – 63,
2002 елда – 66,
2010 елда – 80,
2015 елда – 74 кеше (татарлар).