Тарихы

Авылга XVIII йөздә нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Түбән Мортаза исеме белән билгеле.

1860 елларга кадәр халкы асаба башкортлар һәм дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында 2 мәчет, су тегермәне эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1289 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Александровка волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Баулы, 1935 елның 10 февраленнән – Ютазы, 1963 елның 1 февраленнән – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Баулы районында.

Хәзер Кырымсарай авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Ирек” колхозы оештырыла, 1952 елда Ворошилов исемендәге колхоз итеп үзгәртелә, 1957 елда – “Жданов” колхозы. 1965 елда “Панарин” совхозы составына керә, 1992 елда – “Мортаза” совхозы. 2000 елда “Мортаза” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халкы күбесенчә “Дим балык хуҗалыгы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә, крәстиян фермер хуҗалыгында эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге, сарык асрау белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда мәдәният йорты (1973 елдан), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты (2013 елдан), “Рәхимә” мәчете эшли (2013 елдан).

Авылга якын төзекләндерелгән “Бәхет чишмәсе” бар.

Авыл янында Мортаза курганы (соңгы бронза чор) археология истәлеге табыла.

Күренекле кешеләре

Т.Г.Зарипов (1930 елда туган) – Социалистик Хезмәт Герое.

Халык саны

1859 елда – 309,
1889 елда – 502,
1910 елда – 917,
1920 елда – 874,
1926 елда – 694,
1938 елда – 684,
1949 елда – 581,
1958 елда – 445,
1970 елда – 547,
1979 елда – 492,
1989 елда – 367,
2002 елда – 380,
2010 елда – 395,
2015 елда – 390 кеше (татарлар).