- РУС
- ТАТ
механика өлкәсе галиме, техник фәннәре докторы (1994), профессор (1998), ТРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1999)
1952 елның 14 июнендә Мордва АССРның Зубова-Поляна районы Известь поселогында туа.
1974 елда Казан югары хәрби инженер-командирлар училищесен тәмамлый,
1981 елдан шунда ук эшли (1974–1981 елларда Киев хәрби округында хезмәт итә), отделение башлыгы (1983 елга кадәр).
2011 елдан Казан техник университетында.
Хезмәтләре юка тышлы конструкцияләрнең статик һәм динамик тотрыклылыгына, авиация һәм космос техникасында композицион материаллар механикасына карый.
Митряйкин модельдә һәм натурадагы ракета двигательләренең тавыш тизлегеннән зуррак агымнары тудырган акустик пульсацияләрне үлчәү методикасын һәм тәҗрибә комплексын тәкъдим итә; комплекс Капустин Яр полигонында (Әстерхан өлкәсе) яңа ракета техникасын сынаганда файдаланыла.
Тикшеренү нәтиҗәләре ТР һәм РФнең югары уку йортларында, КБ, ҖБ, заводларында кулланыла. Уйлап табуга
6 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.
Медальләр, «СССРның рационализация һәм уйлап табулар отличнигы» билгесе белән бүләкләнә.
Определение характеристик шума и оценка его воздействия на экипаж самоходной пусковой установки // Оборонная техника. 1989. № 5 (автордаш);
Применение метода возмущений при теоретико-экспериментальном исследовании механики оболочек и пластин, имеющих сложный контур // Изв. АН СССР. Механика твёрдого тела. 1990. № 4 (автордаш);
Неразрушающий контроль композиционных конструкций компьютерным томографом. К., 2011 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.