Тарихы

Авыл 1815 елдан мәгълүм.

XIX йөздә халкы асаба башкортлар һәм типтәрләр катлауларына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда 3 мәчет, су тегермәне эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 4202 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Баулы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Баулы, 1935 елның 10 февраленнән – Ютазы, 1963 елның 1 февраленнән – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварынан Баулы районында.

Хәзер Кызылъяр авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда Ленин исемендәге колхоз оештырыла, 1950 елда аның составына “Правда” һәм “1 Май” колхозлары керә. 1963 елда Ленин исемендәге колхоз “Ленин юлы” колхозы итеп үзгәртелә, 1995 елда “Ленин юлы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы. 2006 елдан “Кызылъяр” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә “Кызылъяр” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә, крәстиян фермер хуҗалыгында эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге, дуңгыз асрау белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1920 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1930 елда җидееллык, 1966 елда – урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, балалар бакчасы (2014 елдан), мәчет, Кызылъяр татар милли мәдәният үзәге (1989 елдан), ТРның халык шагыйре Ф.Г.Яруллинның музей йорты (2010 елдан, 867 саклау берәмлеге, шул исәптән шәхси әйберләре, фотосурәтләре, кулъязмалары, шагыйрьнең хатлары) эшли.

Мәдәният йорты каршында “Нәүрүз” фольклор ансамбле (1989 елдан, 1991 елда халык ансамбле, оештыручысы – С.Г.Вәлиева), “Нәүрүз” балалар бию коллективы (1989 елда, оештыручысы – Р.З.Ханова), “Наз” балалар фольклор коллективы (2013 елдан, оештыручысы – Л.Ч.Гамирова), “Дуслык” бию коллективлары эшли (2015 елдан, оештыручысы – Н.З.Ризванова).

Авыл янында Кызылъяр туктаулыгы (буралы курган культурасы) археология истәлеге табыла.

Күренекле кешеләре

А.Ә.Галиева (1929 – 2018) – ТАССРның атказанган артискасы, ТАССРның халык артискасы;

Ф.Г.Яруллин (1938 – 2011) – прозаик, драматург, ТРның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Халыклар Дуслыгы ордены кавалеры, Баулы районының мактаулы гражданины.

Халык саны

1889 елда – 1556,
1908 елда – 2701,
1920 елда – 2386,
1926 елда – 1984,
1938 елда – 1550,
1949 елда – 1311,
1958 елда – 1407,
1970 елда – 1401,
1979 елда – 1360,
1989 елда – 1146,
2002 елда – 1285,
2010 елда – 1330,
2015 елда – 1356 кеше (татарлар).