1997 елда Казанда элек «Мед­инструмент» фәнни-җитештерү берләшмәсе составына кергән «Микрон» тәҗрибә заводы җирлегендә оештырыла; 2000 елдан АҖ, 2013 елдан «Микрон-холдинг» ҖЧҖ. Аның составына 6 ҖЧҖ керә. Эшләүчеләр саны — 60 кеше (2013). Медицина, беренче чиратта стоматология өчен җиһазлар, инструментлар һәм препаратлар эшләү, җитештерү, сату, аларга хезмәт күрсәтү өлкәсендә специальләшә. Төп продукциясе: бормашиналарга куелучы асылма инструментлар (турбина очлыклары, микромоторлар, скейлерлар, «һава-һава» пистолетлары, шланглар), бормашиналар, стоматология комплекслары, спираль медицина компрессорлары һәм һава чистарту системалары. Хезмәт күрсәтүләр исәбендә — җитештерелгән стоматология җиһазларын файдалану урынында монтажлау һәм урнаштыру; сатып алынган инструментка һ.б. төрле медицина техникасы эшләнмәләренә гарантияле һәм гарантиядән тыш хезмәт күрсәтү.

1990 елларда «Энҗе» сериясенә кергән НТС-300–4, НТС-300–05, НТКС-300, НТСБК-300 турбина очлыкларын, НУ-40 почмак очлыкларын, НП-40 туры очлыкларын, МП-30, МП-40 микромоторларын, БПС-300/40 бормашиналарын, КМП-60 ком­прессорын җитештерү үзләштерелә. 2000 елданспиральле майсыз КМС-01, КМС-02 күчмә компрессорлары, спиральле КМСП-01 — «Микрон», КМСП-02 — «Микрон» (майлаусыз) медицина күчмә компрессорлары эшләнә. Стоматология җиһазларын модернизацияләү юнәлешендә «Икенче тормыш» программалары (1,2) гамәлгә ашырыла. 2002 елдан «Микрон» Россия стоматология ассоциациясе белән тыгыз элемтәдә эшли; илнең стоматология челтәрен халыкара стандартларга туры килгән инструментлар һәм җиһазлар белән яңадан коралландыру максатында башка предприятиеләр һәм оешмалар белән берлектә «Россиядә нәтиҗәле стоматология» программасын тормышка ашыра. Предприятие ISO 9001 стандарты сертификатына ия (2000), Австрия, ГФР, АКШ, Швейцариянең әйдәп баручы фирмалары белән хезмәттәшлек итә.

Продукциясе РФнең күп кенә төбәкләренә җибәрелә, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә, Иран, Италия, Румыния, АКШ, Төркия, БДБ илләренә чыгарыла.

Заманча стоматология инструментларын, материалларын, алдынгы технологияләрне күпләп гамәлгә кертүе өчен предприятие Россия төбәк күргәзмәләрендә 2 дипломга лаек була (2004). Уйлап табуга 6 патент бирелә.

Предприятие хезмәткәрләреннән 1 кеше — «Почёт билгесе» ордены, 2 кеше ТРның Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Предприятие җитәкчесе — В.П.Сидоренков (1997 елдан).

Авторлар — Р.З.Мансуров, М.Җ.Гаитов