Административ-территориаль буйсынуы

Авылга 1930 елларда нигез салына.

Оешкан көненнән Баулы районында, 1963 елның 1 февраленнән – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Баулы районында.

Хәзер Потап-Тумбарлы авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1932 елда авылда “Свободный путь” колхозы оештырыла, 1951 елда “Победа” колхозы составында (Потап-Тумбарлы авылы), 1971 елда – “Совет” совхозы берләшмәсе, 1982 елдан – “Березовский” совхозы. 1996 елдан “Березовский” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2000 елдан “Березовский” ярдәмче хуҗалык була.

Халкы күбесенчә кырчылык белән шөгыльләнә.

Халык саны

1938 елда – 127,
1949 елда – 97,
1958 елда – 198,
1970 елда – 108,
1979 елда – 25,
1989 елда – 25,
2002 елда – 64,
2010 елда – 43,
2015 елда – 54 кеше (удмуртлар).