Эчтәлек

Авыл 1664 елдан Починок Посконь Черме буларак мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Поскань Кутуймас исеме белән дә билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук умартачылык, чабата үрү кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында мәчет, вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 327,4 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Балтач волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Түнтәр, 1932 елның 2 мартыннан – Балтач, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1965 елның 12 гыйнварыннан Балтач районында.

Хәзер Норма авыл җирлеге составына керә.

1930 елда авылда “Кызыл тау” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Ф.Хафизов), 1952 елдан – “Комсомол” колхозы, 1959 елдан – Сталин исемендәге колхоз, 1961 елдан – “Коммунизмга” колхозы, 1963 елдан Тимирязев исемендәге колхоз составында. 1995 елдан “Ромашка” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2012 елдан Тимирязев исемендәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге, сарык асрау белән шөгыльләнә.

Авылда фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1995 елдан) бар.

Халык саны

1782 елда – 17 ир-ат;
1859 елда – 180,
1897 елда – 219,
1908 елда – 225,
1920 елда – 253,
1926 елда – 264,
1938 елда – 336,
1949 елда – 293,
1958 елда – 231,
1970 елда – 239,
1979 елда – 231,
1989 елда – 198,
2002 елда – 195,
2010 елда – 197,
2015 елда – 212 кеше (татарлар).