- РУС
- ТАТ
Язучы, журналист, драматург, нашир һәм китапханәче; мәсәл остасы, Император Санкт-Петербург Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы (1811)
1769 елның 2 (13) феврале (башка мәгълүматлар буенча – 1766 яки 1768), Мәскәү – 1844 елның 9 (21) ноябре, Санкт-Петербург.
Армия офицерының ярлы гаиләсендә туа. Үзлегеннән белем алу белән шөгыльләнә: уку, арифметика, соңрак телләр, математика һәм музыканы үзләштерә.
1778 елда Тверь магистратына хезмәткә керә, 1782 елда Санкт-Петербургка күчеп килә, казна палатасында (1783–1787) һәм тау экспедициясендә (1787–1788) канцелярия хезмәткәре була.
1792–1793 елларда "Зритель" сатирик журналын, аннары "Санкт-Петербургский Меркурий"ны (1793–1794) нәшер итә; 1797 елда Павел I чорында журналистиканы калдырырга мәҗбүр була. 1799–1805 елларда театр һәм опера эшчәнлегенә омтылыш ясый, аннары беренче тапкыр мәсәлләр иҗат итә башлый. 1806 елдан башлап үзен тулысынча мәсәл жанрына багышлый; исән чагында тугыз җыентыгы чыга, аларда күп телләргә тәрҗемә ителгән һәм мәкальләргә кергән ике йөздән артык мәсәл бар.
1812 елдан Император гавами китапханәсендә китапханәче ярдәмчесе (соңыннан өлкән китапханәче) булып хезмәт итә (1841 елга кадәр).
Крылов мәсәлләре рус әдәбиятында бу жанр үсешенең иң югары ноктасы булып санала.
Шагыйрьгә беренче һәйкәл 1855 елда Санкт-Петербургның Җәйге бакчасында куела (скульпторы – П.К.Клодт).
Крылов исеме Россиянең дистәләгән шәһәрләре топонимикасында мәңгеләштерелә, шул исәптән Казанда бер урам аның исеме белән атала.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.