Авылга XVII йөзнең икенче яртысында нигез салына. Революциягә кадәрге рус чыганакларында Служилая Ура, Студёный Ключ исемнәре белән дә билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә, лашманлыкта эшли. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук балта эше, тәгәрмәч ясау, тимерчелек, сәүдә эше тарала.

XVIII йөз ахырында – XIX йөз башында сәүдәгәр Хуҗасәетовларның күн һәм комач мануфактуралары эшли. Шул ук чорда 2 нче мәчет имамы Хәбибулла Оруви (әл-Ори) киң таныла, ул Оренбург Мөселман диния нәзарәтенең беренче мөфтие М.Хөсәеновка каршы чыга һәм Мөселман диния нәзарәтенә альтернатива төзү проектын тәкъдим итә.

XX йөз башында авылда 2 мәчет (1865 һәм 1915 елда төзелә), мәктәпләр, бакалея һәм вак-төякләр кибете, юлаучылар йорты эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2470 дисәтинә тәшкил итә.

1921 елга кадәр авыл Вятка губернасының Малмыж өязе Яңгул волостена керә. 1921 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Түнтәр, 1932 елның 2 мартыннан – Балтач, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1965 елның 12 гыйнварыннан Балтач районында.

Хәзер Шеңшеңәр авыл җирлеге составына керә.

1930 елда – “Кызыл Ор” колхозы, 1936 елда “Кызыл Октябрь” колхозы оештырыла (рәисе – М.Сөләйманов), 1958 елдан – Ильич исемендәге колхоз, 1963 елдан “Маяк” колхозы составында. 1995 елдан “Маяк” авыл хуҗалыгы кооперативы, 2003 елдан “Маяк” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, умартачылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

1922 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла (1980 елда яңа бина төзелә), 1995 елда башлангыч мәктәп – балалар бакчасы итеп үзгәртелә.

Хәзер мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты, спорт комплексы, мәчет (1995 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

Р.Г.Җәләлов (1949 елда туган) – ТРның атказанган элемтәчесе, ТРның элемтә министры (1993–2005 елларда).

Халык саны

1762 елда – 227 ир-ат;
1859 елда – 996,
1884 елда – 1125,
1905 елда – 1205,
1926 елда – 1404,
1938 елда – 1205,
1949 елда – 557,
1958 елда – 550,
1970 елда – 640,
1979 елда – 534,
1989 елда – 435,
2002 елда – 427,
2010 елда – 448,
2015 елда – 424 кеше (татарлар).