Эчтәлек

Юфть җитештерү Идел буе Болгар дәүләте заманыннан ук мәгълүм.

Казан губернасында юфть XVIII–XIX йөзләрдә киң таралыш ала. Мөгезле эре терлек, дуңгыз, ат тиреләрен эшкәртеп әзерләнә. Аяк киеме, шул исәптән итекләр (читекләр), сандалилар, дирбия-ияр эшләнмәләре җитештерү өчен кулланыла. Юфтьнең йомшаклыгына, суга чыдамлылыгына һәм сыгылучанлыгына алдан май белән эшкәртү һәм озаклап көлләү нәтиҗәсендә ирешелә.

Күн җитештерүнең 1990–2000 елларда яңарыш кичерүе сәбәпле, юфть Татарстанның кайбер районнарында (Арча, Биектау) яңадан җитештерелә башлый.

Шулай ук кара Аяк киеме.

Әдәбият      

Гулова Ф.Ф. Татарская национальная обувь: Искусство кожаной мозаики. К., 1985; 

Халиков Н.А. Промыслы и ремёсла татар Поволжья и Урала (середина XIX — начало XX вв.). К., 1998;

Саттарова Л.И. Казанская узорная кожа. М., 2004.