Казан губернасында Вакытлы хөкүмәтнең 1917 елның 11 мартында һәм 17 апрелендә чыгарылган карарларына туры китереп, полициягә алмашка «халык милициясе» буларак төзелә. Әмма составына элеккеге полиция идарәләренең эзләү бүлекчәләре кертелгән «вакытлы милиция» оештырылмый кала. Октябрь революциясеннән соң милиция РСФСР Эчке эшләр халык комиссариатының 1918 ел 20 октябрь карары нигезендә булдырыла.

Татарстанда җирле Советлар һәм аларның башкарма комитетлары карамагында булып, ТАССР Эчке эшләр халык комиссариатына (1920–1930, 1937–1946), ТАССР ХКСна (1931–1937), ТАССР Эчке эшләр министрлыгына (1946–1949, 1953 елдан), ТАССР Дәүләт иминлеге министрлыгына (1949–1953) буйсына. 1918 елның 20 октябрендә Казан губерна эшче-крәстияннәр милициясе идарәсе оештырыла; ул РСФСР БҮБК һәм ХКСның 1920 ел 27 май Декреты, ТАССР ҮБКның 1920 ел 28 сентябрь карары белән — ТАССР Эчке эшләр халык комиссариатының Баш милиция идарәсе, ТАССР ҮБК һәм ТАССР ХКСның 1930 ел 20 декабрь карары белән ТАССР ХКС каршындагы Милиция һәм җинаятьчеләрне эзләү идарәсе итеп үзгәртелә.

1937 елдан ТАССР Эчке эшләр халык комиссариаты (1946 елдан — Эчке эшләр министрлыгы) составында сәяси һәм җинаятьчеләрне эзләү, социалистик милекне урлау һәм спекуляция белән көрәш бүлекләре, сугышчан әзерлек, паспорт-виза, дәүләт автоинспекциясе хезмәтләре һ.б. ачыла. 1949 елдан милиция җирле бүлекчәләр белән җитәкчелек итүдә төбәк принцибыннан җинаять төрләре буенча җитәкләү принцибына күчә.

Республика милициясенең оештырылу һәм эшчәнлек нигезләре РСФСРның 1991 ел 18 апрель Законы белән билгеләнә. Ул ТР Эчке эшләр министрлыгы составындагы криминаль милициягә һәм җирле (җәмәгать куркынычсызлыгы) милициягә бүленә. Криминаль милициягә җинаятьчеләрне эзләү, икътисади җинаятьләргә, оешкан җинаятьчелеккә, наркотикларның законсыз әйләнешенә, алкогольле продукциянең законсыз әйләнешенә каршы көрәш идарәләре, кинологлар хезмәте, Интерпол милли үзәк бюросы филиалы керә. Башлангыч тикшерү эшләре мәҗбүри булган җинаятьләрне искәртү, булдырмау һәм ачу, шулай ук сорау алу, тикшерү һәм мәхкәмә органнарыннан яшеренүче, җинаять җәзасыннан качучыларны, хәбәрсез югалган затларны эзләүне оештыру, табу һ.б. белән шөгыльләнә. Җәмәгать куркынычсызлыгы милициясенә җәмәгать тәртибен, милиция участок уполномоченныйлары, балигъ булмаганнар эшләре һәм лицензия-рөхсәт бирү бүлекчәләре эшчәнлеген тәэмин итү, паспорт-виза хезмәте, сорау алуларны оештыру, ведомстводан тыш сак, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе идарәләре керә. Гражданнарның шәхси иминлеген, җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү, башлангыч тикшерү эшләре мәҗбүри булмаган җинаять гамәлләрен һәм административ хокук бозуларны искәртү һәм булдырмау, шулай ук гражданнарга, вазифаи затларга һәм оешмаларга ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнә.

2011 елда полиция итеп үзгәртелә.

Әдәбият          

На пороге третьего тысячелетия. К., 1997; На страже порядка. К., 1997.

Автор — Е.Б.Долгов