Авылга Казан ханлыгы чорында нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1226,2 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр Вятка губернасының Малмыж өязе Яңгул волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Түнтәр, 1932 елның 2 мартыннан – Балтач, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1965 елның 17 гыйнварыннан Балтач районында.

Хәзер Салавыч авыл җирлеге үзәге.

1929 елда – “Кызыл яшьләр” колхозы (беренче рәисе – С.Ситдыйков), 1936 елда “Кызыл тукучы” артеле оештырыла, 1964 елдан – “Кызыл Татарстан” колхозы, 1967 елдан – “Социалистик Татарстан” колхозы, 1993 елдан “Татарстан” колхозы составында. 1996 елдан “Татарстан” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2004 елдан “Татарстан” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, яшелчә үстерү, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

1918 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1937 елда – җидееллык, 1961 елда – сигезьеллык, 1977 елда – урта (1998 елдан яңа бинада), 2013 елда күп профильле лицей итеп үзгәртелә.

1994 елда лицей каршында төбәк тарихы музее ачыла (оештыручылары – Л.Х.Закирова, З.А.Сибгатуллина; якынча 3 мең саклау берәмлеге бар).

Авылда спорт комплексы (1992 елдан), мәдәният йорты (1989 елдан), балалар бакчасы (1983 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (1942 елда медпункт буларак ачыла), китапханә, мәчет (1995 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

Ф.С.Баязитова (1942 елда туган) – тел белгече, филология фәннәре докторы;

Х.Г.Галимуллин (1932 елда туган) – ТАССРның атказанган агрономы, “Татарстан” колхозы рәисе (1971–1996 елларда).

Халык саны

1859 елда – 527,
1884 елда – 554,
1905 елда – 672,
1920 елда – 698,
1926 елда – 645,
1938 елда – 558,
1949 елда – 506,
1958 елда – 429,
1970 елда – 1020,
1979 елда – 997,
1989 елда – 827,
2002 елда – 988,
2010 елда – 1014,
2015 елда – 1065 кеше (татарлар).