Биографиясе

1941 елның 1 гыйнвары, Пенза өлкәсенең Каменка районы Мачали авылы — 2019 елның 30 сентябре, Мәскәү.

Л.И.Шулутко һәм Ү.Я.Богданович шәкерте.

Казан медицина институтының педиатрия факультетын тәмамлаганнан соң (1964), Мачали участок хастаханәсендә хирург һәм баш табиб булып эшли.

1969–1971 елларда Казандагы Травматология һәм ортопедия фәнни-тикшеренү институтында.

1971 елдан Мәскәүдә: Мәскәү шәһәр Бөек Ватан сугышы инвалидлары ортопедия госпитале каршындагы травмпунктта.

1972 елдан РСФСР Сәламатлек саклау министрлыгының Н.Н.Пирогов исемендәге Үзәк травматология һәм ортопедия институтында, үлекләп катлауланган терәк-хәрәкәт аппараты травмалары бүлеге җитәкчесе (1987–2004).

Фәнни эшчәнлеге

Уразгилдиев травматологик һәм ортопедик авырулардагы үлекле-ялкынсынулы процессларга диагноз кую һәм авыруларны дәвалау ысулларын эшли һәм камилләштерә, оча сөяге, аяк, түбәнге очлыклар сөяк-буыннарындагы үлекле процессларны өйрәнә.

Уйлап табуга 5 авторлык таныклыгы, 1 патенты бар.

Хезмәтләре

Применение коллапана для пластики остеомиелитических дефектов костей // Вестн. травматологии и ортопедии. 1998. № 2 (автордаш); 

Опорный неоартроз как альтернатива реэндопротезированию и артродезу при гнойных процессах в области тазобедренного сустава // Вестн. травматологии и ортопедии. 2003. № 2 (автордаш).

Әдәбият

Загидулла Исмагилович Уразгильдеев // Вестн. травматологии и ортопедии. 2011. № 1.