Авыл 1678 елдан Көшкәт елгасы буендагы Починок буларак билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук киез итек басу кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда су тегермәне, Изге Гурий борадәрлеге мәктәбе (1894 елда ачыла), бакалея hәм шәраб кибетләре эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2379,6 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Вятка губернасының Малмыж өязе Сизнер волостена керә. 1921 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Түнтәр, 1932 елның 2 мартыннан – Балтач, 1938 елның 4 августыннан – Чепья, 1958 елның 16 июленнән – Балтач, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1965 елның 12 гыйнварыннан Балтач районында.

Хәзер Яңгул авыл җирлеге составына керә.

1930 елда авылда Ворошилов исемендәге колхоз оештырыла (беренче рәисе – И.Самсонов), 1958 елдан “Россия” колхозы сотавында, соңрак “Яңа тормыш” колхозы итеп үзгәртелә. 1995 елдан “Яңа тормыш” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 1999 елдан “Яңа тормыш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, дуңгыз асрау белән шөгыльләнә.

1919 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1936 елда – җидееллык, 1963 елда башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә, 2013 елдан Урта Көшкәт урта мәктәбе филиалы.

1930 елда – уку өе, 1954 елда китапханә ачыла. Авыл клубы, фельдшер-акушерлык пункты бар.

Күренекле кешеләре

О.Н.Исаев (1964–1996) – очучы, РФ Герое, беренче чечен сугышында катнаша (авылга кергәндә аның хөрмәтенә истәлек стенды, Арча педагогика көллияте бинасында мемориаль такта куелган).

Халык саны

1746 елда – 154,
1763 елда – 81,
1811 елда – 184 ир-ат;
1859 елда – 648,
1884 елда – 663,
1897 елда – 536,
1905 елда – 752,
1920 елда – 928,
1926 елда – 829,
1938 елда – 1000,
1949 елда – 654,
1958 елда – 464,
1970 елда – 458,
1979 елда – 443,
1989 елда – 208,
2002 елда – 214,
2010 елда – 198,
2015 елда – 179 кеше (удмуртлар).