Биографиясе

1945 елның 1 гыйнвары, Үзбәкстан ССРның Бохара өлкәсе Гиждуван поселогы – 2021 елның 1 августы, Ташкент шәһәре.

Оренбургтагы татар сәүдәгәрләре Сәлимовлар нәселеннән.

Ташкент сәнгать институтын тәмамлый (Н.М.Кузыбаев остаханәсе, 1973).

1973–1983 елларда П.П.Беньков исемендәге Ташкент сәнгать училищесендә укыта. Рәссамнар берлеге әгъзасы (1974). Үзбәкстандагы Яшь рәссамнар берләшмәсе рәисе (1976–1988), СССР Рәссамнар берлеге идарәсе әгъзасы (1988–1992). Үзбәкстандагы «Ил» татар рәссамнары оешмасына нигез салучы һәм оешманың рәисе (1996).

Ташкентта яши.

Иҗаты

М.Ф.Садыйков – станлы графика өлкәсендә, башлыча, акварель техникасында эшләүче әйдәп баручы рәссамнарның берсе. Шулай ук темпера, гуашь, автолитография алымнарына да мөрәҗәгать итә. Ил буйлап күп сәяхәт кыла («Кижи» (1973), «Әрмәнстан буйлап» (1983) пейзажлар серияләре), чит илләрдә була (Польша, Италия, Австрия, Германия, Франция шәһәрләре һәм ландшафтлары күренешләре сериясе).

Әсәрләр тупланмасы

Станлы картиналар («Газли», 1975, «Сусыз даланы үзләштерү», 1974–1977), публицистик эчтәлекле («Вакыйга» триптихы, 1977; «Мондый хәл булырга тиеш түгел», 1979; «Хроника-82») һәм көнкүреш жанрына караган («Уйланулар», «Кич. Бохара», «Цирк» (барысы да – 1980); «Җыен» сериясе (1985); «Үзбәкстан буенча» (1984–1987); «Көн азагы» (1986); «Җылы кич» (1999) сериясе) әсәрләр авторы. М.Ф. Садыйков акварельләренең төп мотивы – Бохара пейзажлары («Ак Бохара» (1979); «Минем Бохарам» (1982–1986); «Үткәндәге киләчәк» (2004) серияләре); символик эчтәлекка ия («Канатта йөрүчеләр», 1995–1997) композицияләр.

Әсәрләргә фәлсәфи образлылык, сыгылмалы ритмнар белән өртелгән йомшак төсләр палитрасы, гармонияле пропорцияләр белән яктыртылган сәнгать формаларының төгәллеге хас.

Күргәзмәләре

Республика һәм бөтенроссия (1972 елдан); бөтенсоюз (1973 елдан), шул исәптән акварель (Мәскәү, 1978, 1980, 1987; Баку, 1984), эстамп (Мәскәү, 1982), графика (Мәскәү, 1985); халыкара китап күргәзмәләрендә (Берлин, Германия, 1977), «Үзбәк гравюрасы» (Париж, Лиссабон, Багдад, Гаага, Токио, Африка, Лондон һ.б. чит ил шәһәрләрендә, 1978); Үзбәкстанның «Ил» татар рәссамнары күргәзмәләрендә (Казан, 1999) катнаша. Шәхси күргәзмәләре Сиэтл, Вашингтон (АКШ, икесе дә – 1985), Ташкент (1987, 1995, 1998), Бохара (Үзбәкстан, 1989, 1995, 1997), Гиждуван (Үзбәкстан, 1990), Хельсинки (Финляндия, 1991, 1992), Нью-Йорк (АКШ, 1999), Бранденбург (Германия, 2000), Астана (Казахстан, 2006) шәһәрләрендә үткәрелә.

Әсәрләре Дәүләт Третьяков галереясында, Шәрык халыклары сәнгате музеенда (Мәскәү), Дәүләт сәнгать музеенда (Ташкент), «Казан» милли мәдәният үзәгендә, Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда; муниципаль һәм шәхси тупланмаларда саклана.

Бүләкләре

Үзбәкстан ССРның Ленин комсомолы бүләге (1979), Үзбәкстан ССРның Хәмзә исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1986). Үзбәкстан Сәнгать академиясе дипломы белән бүләкләнә (2002).

Әдәбият

Мюнц М.В. Марат Садыков. Таш., 1988; Зиганшина Н.А. Марат Садыков. М., 1991.

Авторы – Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова