1788–1840 еллар, Казан.

1811 елда Санкт-Петербург педагогия институтын тәмамлый.

Казан университетында эшли, 1814–1837 елларда технологиягә, сәүдә һәм фабрикаларга бәйләнешле фәннәр кафедрасы мөдире.

Төбәкнең табигый байлыкларын тикшерүдә катнаша. Оренбург губернасының Богырыслан өязендә табылган табигый (саф) соданы, Идел елгасы, Кабан күле суларын химик яктан анализлый.

«Казанские известия» газетасы мөхәррире (1816–1820).