- РУС
- ТАТ
Татарстанның Кукмара районындагы авыл. Кукмара шәһәреннән 28 км төньяк-көнбатыштарак, Бөре елгасы буенда урнашкан
1638 елдан Урта Сәртек исеме белән мәгълүм.
XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.
1859 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет була.
XX йөз башында авылда волость идарәсе урнаша; мәчет һәм мәктәп эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1039,9 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр Вятка губернасының Малмыж өязе Сәрдекбаш волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча, 1928 елдан Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.
Хәзер Сәрдекбаш авыл җирлеге үзәге.
1929 елда авылда “Мәдәният” колхозы оештырыла, 1952 елдан – “Тырыш” колхозы (Сәрдекбаш авылы), 1960 елдан – “Россия” колхозы (Сәрдекбаш авылы), 1993 елдан – “Уңыш” крәстиян хуҗалыклары берләшмәсе (2003 елдан – “Уңыш” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы), 2007 елдан – “Бор” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (“Уңыш” бүлеге), 2015 елдан – “Исток Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2016 елдан – “Вахитов” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.
Халкы күбесенчә “Вахитов” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә, крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли, кырчылык, сарык асрау, яшелчәчелек белән шөгыльләнә.
1918 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1937 елда – җидееллык, 1958 елда – сигезьеллык, 1985 елда урта мәктәп (бина төзелә) итеп үзгәртелә, 2010 елдан Г.Г.Гарифуллин исемен йөртә.
Мәктәптә 1997 елдан төбәк тарихын өйрәнү музее (оештыручысы – Ф.З.Мостафин) эшли.
Авылда шулай ук “Күчтәнәч” балалар бакчасы (1982 елдан, 2019 елдан яңа бинада), мәдәният йорты (1968 елдан), китапханә (1934 елдан), мәчет (1906 елда төзелгән мәчет бинасында), фельдшер-акушерлык пункты (1988 елдан, 2019 елдан яңа бинада), полиция бүлеге (2014 елдан), спорт мәйданчыгы (2017 елдан) бар.
Мәдәният йорты каршында “Сүнмәс дәрт” фольклор ансамбле, “Каенкай” һәм “Елмаю” хореография коллективлары (барысы да – 2014 елдан) эшли.
Авылда төзекләндерелгән 6 чишмә бар: “Мангази”, “Уразай”, “Сәрдекбаш”, “Чатый”, “Фәйзулла”, “Алдар”.
Ф.Ф.Кадыйрова (1998 елда туган) – хоккеист, Россия җыелма командасы әгъзасы, дөнья чемпионатында бронза медаль иясе (2016), кышкы Универсиада җиңүчесе (2017);
Ф.Р.Кадыйров (1970 елда туган) – тренер, милли көрәш буенча РФ (2001), ТР (2001) чемпионы, Кукмара районының “Олимп” спорт мәктәбендә хоккей буенча тренер (2009 елдан).
1859 елда – 299,
1884 елда – 391,
1905 елда – 548,
1920 елда – 676,
1926 елда – 623,
1938 елда – 573,
1949 елда – 381,
1958 елда – 261,
1970 елда – 265,
1979 елда – 274,
1989 елда – 269,
2002 елда – 269,
2010 елда – 247,
2017 елда – 291 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.