Эчтәлек

Урта гасырлар әдәбияты ядкәрләре (Котбның «Хөсрәү вә Ширин»е һ.б.) татар мәдәниятендә шулай ук профессор музыкантлар һәм җырчылар тарафыннан мәкам композицияләре башкару традицияләре булган дип уйларга нигез бирә. Хан сарайларында, югары катлау даирәләрендә мәкам еш яңгырый. Аксөякләр арасында әлеге традиция юкка чыгу белән (XVI йөзнең 2 нче яртысы), «мәкам» термины фәкать дини тормышта Коръәнне көйләп укуны аңлату өчен генә кулланыла башлый.

Мәкам атаклы татар мәдрәсәләренең һәм шулай ук танылган кари һәм хафизларның Коръән укуда музыкаль таныкнамәсе була. Һәрбер мәкам кайда киң таралган (Кизләү мәкаме, Шәйморза мәкаме, Казан мәкаме) — шул җирлек яисә башкаручы кари исеме белән атала. Татар мохитенә читтән кергән Мисыр мәкаме, Шам мәкаме, Ливан мәкаме дә шул рәвешчә исемләнә.

Совет хакимияте елларында күп кенә билгеле мәкамнәр онытылып юкка чыга, әмма мәкам сәнгате халык традицияләрендә Коръән уку осталыгының иң мөһим үрнәк күрсәткечләренең берсе булып кала.

XX–XXI йөзләрдә ул яңа үсеш ала.

Әдәбият  

Валидов Дж. Очерк истории образованности и литературы татар (до революции 1917 года). М.-П., 1923;

Профессиональная музыка устной традиции народов Ближнего и Среднего Востока и современность. Таш., 1981;

Сайфуллина Г.Р. Музыка Священного Слова: чтение Корана в традиционной татаро-мусульманской культуре. К., 1999.

Автор — Г.Р.Сәйфуллина