Административ-территориаль буйсынуы

1928 ел ахырында Димитарлау авылыннан чыгучылар тарафыннан нигезләнә. Нигезләнгән вакыттан ТАССРның Чаллы кантоны Сарман волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Сарман районында.

Хәзер – Чукмарлы авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда «1 Май» колхозы оештырыла. 1951 елда колхоза им. В.И.Ленин исем. колхозга кушыла (үзәк утары – Чукмарлы авылы), 1963 елда хуҗалыкның исеме «Чулпан» колхозы дип үзгәртелә.

1994–2002 елларда авылда – «Чулпан» күмәк предприятиесе, 2003 елда – «Мәрданов» крестьян-фермер хуҗалыгы, 2004–2005 елларда «Чулпан» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.

Хәзерге вакытта крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.

Халык саны

1938 елда – 196,
1949 елда – 152,
1958 елда – 122,
1970 елда – 87,
1979 елда – 59,
1989 елда – 17,
2002 елда – 7,
2010 елда – 7,
2021 елда – 4 кеше (татарлар).