Биографиясе

1949 елның 4 августы, БАССРның Чакмагыш районы Каракөчек (хәзер Үрнәк) авылы — 2013 елның 3 феврале, БРның Чакмагыш районы Чакмагыш авылы.

Башкорт һәм татар телләрендә иҗат итә.

Бөре педагогика институтын тәмамлый (1972).

1973–1993 елларда «Кызыл таң» (Уфа шәһәре) газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр, үзхәбәрче, күзәтүче мөхәррир вазифаларын башкара, 1994–1995 һәм 2000–2001 елларда «Мәгърифәт» (Уфа) нәшрияты мөхәррире, 1995–2000 елларда «Тулпар» журналы җаваплы сәркатибе, соңрак баш мөхәррир урынбасары.

2003 елдан БРның «Чакмагыш мәгълүмат үзәге» редакция-нәшрият комплексы дәүләт унитар предприятиесе директоры.

Иҗаты

«Саҡматаш» (Уфа, 1972), «Мәңгелек осош» (Уфа, 1978), «Йолдызлар табын кора» (Уфа, 1992), «Янә утларга керәм» (Уфа, 1994), «Бәрәкәтле җирем — Чакмагышым» (Уфа, 2000), «Еллар кары» (Уфа, 2002), «Һаумы, ҡояш!» (Уфа, 2003), «Ак торналар бүләге» (Уфа, 2006) исемле шигырь җыентыклары авторы.

Шигърияте бүгенге катлаулы вазгыятьне чагылдыра, татар халкының язмышын фәлсәфи яссылыкта сурәтли, нечкә кичерешләргә бай, аһәңле яңгырашлы. Шунлыктан Нәзировның шигырьләре композиторлар Р.Хәсәнов, Ф.Габдрәков, Ф. Гасакирова һ.б. тарафыннан көйгә салына, популяр җырларга әверелә.

Әдәбият          

Марис Нәзиров шигърияте. Уфа, 2000.