Биографиясе

1947 елның 15 гыйнварында Актаныш районы Актаныш авылында туган.

1970 елда Казан химия-технология институтын (хәзер Казан технология университеты) тәмамлый, шунда ук сәнәгать хәвефсезлеге кафедрасында эшли.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре плёнкалы аппаратлардагы гидродинамик, җылылык-массаалмашу һәм реакцион процессларны математика модельләштерүгә карый.

Үзәктән куып парга әйләндергечләрне, абсорберларны, хемосорберларны хисаплау методикаларын эшли.

Уйлап табуга 5 авторлык таныклыгы бар.

Хезмәтләре

Расчёт процесса неизотермической абсорбции в центробежных плёночных аппаратах // Докл. III Междунар. форума «Тепломассаобмен». Минск, 1996;

Расчёт производительности рабочего элемента центробежного аппарата // Изв. вузов. 1998. № 2.