Эчтәлек

Авылга XVIII йөз башында Дорга, Югары Чура, Яңгул авылларыннан күчеп утыручылар нигез сала.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук балык тоту, умартачылык тарала.

Авыл Чепья православие приходына керә. 1881 елда Н.Прокофьев йортында миссионерлык мәктәбе ачыла, 1894 елда чиркәү, аның каршында чиркәү-приход мәктәбе ачыла, 1903 елда чиркәү манарасы төзелә, чиркәү Покров Пресвятой Богородицы исемен ала (1918 елда яна, 2013 елда яңадан төзелә). 1911 елда мәктәп земство мәктәбе итеп үзгәртелә.

1880 елларда авыл җәмәгатенең имана җире 521,1 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Вятка губернасының Малмыж өязе Сизнер волостенда. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Түнтәр, 1932 елның 2 мартыннан – Балтач, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1965 елның 12 гыйнварыннан Балтач районында.

Хәзер Салавыч авыл җирлеге составына керә.

1930 елларда авылда Молотов исемендәге колхоз (беренче рәисе – С.Иванов) оештырыла, 1954 елдан – “Кызыл яшьләр” колхозы, 1963 елдан – “Кызыл Татарстан”, 1967 елдан – “Социалистик Татарстан”, 1992 елдан –  “Татарстан” колхозы, 1998 елдан – “Татарстан” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составында. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.

1939 елда авылда Арбаш артеленең филиалы – мех эшкәртү цехы оештырыла. 

1918 елда мәктәп ачыла (1979 елда яңа бина төзелә), 2013 елдан – башлангыч мәктәп (Салавыч күп профильле лицей филиалы).

Хәзер авылда клуб, фельдшер-акушерлык пункты, чиркәү бар.

Халык саны

1782 елда – 55 ир заты;
1834 елда – 158,
1859 елда – 174,
1884 елда – 363,
1897 елда – 419,
1910 елда – 518,
1920 елда – 619,
1926 елда – 509,
1938 елда – 508,
1958 елда – 244,
1970 елда – 282,
1979 елда – 255,
1989 елда – 238,
2002 елда – 218,
2010 елда – 224,
2015 елда – 212 кеше (керәшен татарлар).