Эчтәлек

Шәһәрдәге беренче хосусый басмаханә (басмаханә, ташбасма һәм хәреф кою ширкәте).

1841 елда гравёр Л.Шевиц тарафыннан ачыла, яхшы җиһазланган, заказ бирүчеләрне, бигрәк тә татар наширләрен үз вакытында һәм эшне сыйфатлы итеп башкаруы белән җәлеп итә. Басмаханә ачылган елда 11 татар китабы басыла. Хосусый басмаханәләрдә татар китапларын бастыруны тыю турындагы 1845 елгы указга кадәр китапларның гомуми саны 35 данә тәшкил итә.

1849 елда Шевиц басмаханәне Н.П.Коковинга сата, тагын 10 татар китабын бастырып чыгарырга өлгерә.

Басмалар арасында Коръән, Һәфтияк, татар әлифбалары, мәдрәсәләр өчен уку китаплары, «Кыйссаи Йосыф», «Гыйбрәтнамә» поэмалары дөнья күрә.

Әдәбият   

Каримуллин А.Г. У истоков татарской книги. К., 1992; 

Габдельганеева Г.Г. Полиграфия и печать в Казанской губернии. 1800–1917 гг. К., 2005.

Автор — Г.Г.Габделганиева