25 төре билгеле, Европа, Азия, Африка һәм Америкада таралганнар. ТР территориясендә 3 төре яши: гади елак карчыга (B. buteo), йөнтәс аяклы елак карчыга (B. lagopus), тау карчыгасы (B. rufinus). Күчмә кошлар.

Гади елак карчыга катнаш якты урманнарда яши. Гәүдә озынлыгы 50 см га кадәр, ата кошның авырлыгы 600–800 г, ана кошныкы – 800–1200 г. Канатлары киң, чагыштырмача кыска. Койрыгы кыска, түгәрәкләнгән. Каурый капламының өске өлеше кара коңгырт, асты кызгылт-көрән. Язын, апрельнең икенче яртысында очып килә. Ояны агачларда ясый. Коңгырт тимгелле 2–3 яшькелт ак йомырка сала.

Йөнтәс аяклы елак карчыга октябрьдә килә һәм декабрьгә кадәр тоткарлана, кайвакыт кышларга да мөмкин. Ата кошның авырлыгы 850 г, ана кошныкы 1100 г тирәсе. Аркасы кара-коңгырт, каурыйлары соры куныклы. Күкрәгендә тамчысыман тимгелләре бар. Канатлары киң. Койрыгы ачык төстә, түгәрәкләнгән. Төп аерымлык билгесе аякларының шүре өлешенең бармакларга кадәр диярлек йонланган булуы. Ояны җирдә, кайвакыт агачларда ясый. Кызыл-сары тимгелле 2–7 ак йомырка сала.

Тау карчыгасы – очраклы очып килүче төр, Нурлат районында очрый. Каурый капламы чуар. Гәүдә озынлыгы 65 см га кадәр, авырлыгы 1000 г га кадәр. Балчыксыл текә ярларда, агачларда оялый.

Барлык төрләре дә тычкансыман кимерүчеләр, гомумән алганда, кыр тычканнары, шулай ук җир тычканнары, сукыр тычканнар, сирәк кенә кошлар (миләш чыпчыклары, вак чыпчыклар) белән тукланалар.

Гади елак карчыга