1940 елларда Вахитов исемендәге совхозның икенче бүлекчәсе буларак нигез салына. 1962 елның 28 сентябреннән хәзерге исемен йөртә.

Административ-территориаль буйсынуы

Нигез салынган көннән.– Тымытык, 1958 елның 16 июленнән – Ютазы, 1963 елның 1 февраленнән – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Азнакай районнарында.

Хәзер Вахитов авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Оешкан көннән Вахитов исемендәге совхоз составында (Победа поселогы).

Халкы күбесенчә «Победа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Халык саны

1958 елда – 179,
1970 елда – 178,
1979 елда – 168,
1989 елда – 96,
2002 елда – 78,
2010 елда – 70,
2015 елда – 60 кеше (татарлар – 71%).