Тарихы

Авылга XVII йөздә нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Югары Эстәрлетамак, Усманлы исемнәре белән билгеле.

XVII–XIX йөзләрдә халкы асаба башкортлар һәм дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкы игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

1859 елгы мәгълүматларга караганда, авылда мәчет була.

ХХ йөз башында авылда волость идарәсе урнаша, 2 мәчет, 2 су тегермәне була.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 3000 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Эстәрлетамак волосте үзәге. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Тымытык, 1931 елның 30 октябреннән – Азнакай, 1935 елның 10 февраленнән – Тымытык, 1958 елның 16 июленнән – Ютазы, 1963 елның 1 февраленнән – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Азнакай районнарында.

Хәзер Югары Эстәрле авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда «Мелиорация» колхозы оештырыла (беренче рәисе – Г.Г.Галиуллин), 1951 елда аның составына «Кызыл арык» колхозы керә (Түбән Эстәрле авылы), 1963 елда Мичурин исемендәге колхоз итеп үзгәртелә. 1998 елда – «Сабирҗанов һәм К°» ышанычтагы ширкәт, 2000 елдан «Эстәрле» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә «Эстәрле» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1919 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1939 елда – урта, 1945 елда – тулы булмаган урта, 1954 елда – урта (бина 1972 елда төзелә), 2014 елда – тулы булмаган урта, 2015 елда – башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда мәдәният йорты (1970 елда төзелә), балалар бакчасы (1970 еллардан, 2006 елдан мәктәп бинасында), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты (1970 елларда төзелә) эшли.

1997 елда мәчет төзелә.

Авыл янында чиркәскүл культурасының Югары Эстәрле туктаулыгы урнашкан.

Күренекле кешеләре

Р.Г.Габдуллин (1938 елда туган) – нефтьче, техник фәннәр докторы;

С.Г.Галләмов (1912–1989) – РСФСРның атказанган агрономы;

Г.Х.Карамуллин (1927 елда туган) –Ленин ордены, СССР халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең алтын медале кавалеры, «Авангард» авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе;

З.Б.Кашапов (1930 елда туган) –ТАССРның атказанган агрономы, Хезмәт Кызыл Байрагы һәм «Почет Билгесе» орденнары кавалеры, 1967–1993 елларда Мичурин исемендәге колхоз рәисе;

Т.Ә.Сәйфетдинов (1950–2008) – генерал-лейтенант, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, 1990–1992 елларда СССР һава һөҗүменә каршы Сахалин дивизиясе командиры, 1992–1998 елларда. һава һөҗүменә каршы җиденче авиация корпусы командиры (Брянск шәһәре).

Халык саны

1859 елда – 1457,
1897 елда – 1628,
1920 елда – 1704,
1926 елда – 1128,
1938 елда – 1420,
1949 елда – 904,
1958 елда – 849,
1970 елда – 906,
1979 елда – 770,
1989 елда – 605,
2002 елда – 571,
2010 елда – 536,
2015 елда – 510 кеше (татарлар).