Биографиясе

1841 ел, Оренбург губернасы – 1892 ел, Җиддә шәһәре, Согуд Гарәбстаны.

Дворяннар нәселеннән.

Себер хәрби училищесен тәмамлый (Омск шәһәре, 1863).

1864 елда Петропавловск шәһәр полиция идарәсендә тәрҗемәче, аннары коллежский секретарь, бүлек башлыгы булып эшли.

1867 елдан Төркестан генерал-губернаторлыгында губернатор ярдәмчесе, 1878–1882 елларда дипломатия хезмәте чиновнигы. Бу чорда Бохара һәм Хива ханлыкларында, Иранда, Һиндстанда, 1879 елда Франциядә, Германиядә була.

1880–1881 елларда Бохарада рус илчелеген җитәкли.

1881 елдан Кашгариядә консул.

1886–1890 елларда Юл канцеляриясе (Санкт-Петербург) каршында Төркестан генерал-губернаторы вәкиле.

1890 елдан Россиянең Согуд Гарәбстанындагы консуллыгы генераль консулы. 1891 елда Мәккәдә була.

1870–1881 елларда Россиядә төрки телдә беренче «Төркестан вилайәтенең гәзите»н («Туркестанские ведомости»га кушымта) оештыручы һәм аның мөхәррире. Анда Урта Азия халыклары этнографиясе һәм фольклоры турындагы мәкаләләр бастыра.

Фарсы теленнән «Мең дә бер кичә»не тәрҗемә итә (1870 еллар), казакъ халкының мәгърифәтчесе Ч.Вәлиханов турында истәлекләр яза.

Үзбәк телендә 1871, 1872 (Ташкент) һәм 1873 (Мәскәү) елларга календарьлар төзи һәм бастыра.

Хезмәтләре

Оренбургские казаки. Таш., 1869;

Мангышлакские казаки. Таш., 1870.

Әдәбият             

Татар әдәбияты тарихы. К., 1985. Т. 2;

Нигъмәтуллин Э. Татар илчесе // Татарстан. 1993. № 12;

Бекхожин Х. Казак баспа сөзiнiң даму жолдары. Алматы, 1964;

Шәрипов Җ. Узбекситондо тәрҗемә тарихындон. Тошкент, 1965;

Узбекистон миллий энциклопедияси. Тошкент, 2002. Т. 4.

Автор — Л.Х.Хәмидуллин