Тарихы

XVIII йөздә нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Кече Бөрсет исеме белән билгеле.

1860 елларга кадәр халкы (керәшен татарлар) дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1869 елда – ир балалар өчен, 1897 елда кыз балалар өчен мәктәп ачыла (1899 елда аларда 31 ир бала һәм 24 кыз бала укый).

1889–1893 елларда Синод һәм Стахеев комитеты акчасына, архитектор Н.Ф.Малиновский проекты буенча агачтан Троица чиркәве төзелә (гыйбадәтләр татар телендә уздырыла; 1937 елда ябыла; эклектика стилендә дини архитектура истәлеге; бинасында клуб урнаша).

XX йөз башында авылда Троица чиркәве, Изге Гурий борадәрлеге мәктәбе, ярма яргыч, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1454,4 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Түбән Сон волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Мамадыш, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Йолдыз, 1959 елның 26 мартыннан Мамадыш районында.

Хәзер Усали авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Авангард” колхозы оештырыла. 1959 елда Куйбышев исемендәге колхоз (Усали (үзәк утары), Югары Кыярлы, Баскан, Бөрсет-Сукачы, Күкчишмә авыллары) составына керә, 1993 елда “Татарстан” күмәк предприятиесе итеп үзгәртелә, 2002 елдан – “Татарстан” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге, сарык асрау белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1924 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1949 елда җидееллык (1967 елга кадәр эшли) итеп үзгәртелә. 1967–1972 елларда балалар Усали урта мәктәбенә йөреп укый. 1972 елда сигезьеллык мәктәп ачыла, 1985 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә (1986 елда яңа бина төзелә).

Мәктәп каршында 1985 елдан төбәк тарихын өйрәнү музее эшли, экспозициясе авыл, колхоз, мәктәп тарихына, удмурт һәм татарларның традицион киемнәренә, районның күренекле кешеләренә багышлана (оештыручысы – С.В.Абдряшев).

Авылда клуб (1930 еллар ахырыннан, чиркәү бинасында урнаша), фельдшер-акушерлык пункты (2013 елдан) бар, китапханә була.

Клуб каршында “Талир тәңкә” керәшен фольклор ансамбле (2005 елдан, оештыручысы һәм җитәкчесе – Г.Г.Михайлова) эшли.

Авыл янында төзекләндерелгән чишмәләр бар: “Тау чишмәсе”, “Изгеләр чишмәсе”, “Наум чишмәсе” “Мүкле күл чишмәсе”, “Учып чишмәсе”, “Сон чишмәсе”, “Гөргөри Иваннар чишмәсе”, “Гәверлә чишмәсе” “Салкын кое”, “Ибашай коесы”.

Күренекле кешеләре

Г.М.Ибушев (1957 елда туган) – җырчы (лирик тенор), ТР халык артисты, РФ нең атказанган артисты, Татар филармониясе солисты (1985 елдан).

Халык саны

1782 елда – 63 ир-ат;
1859 елда – 540,
1897 елда – 844,
1908 елда – 1178,
1920 елда – 1143,
1926 елда – 1050,
1938 елда – 980,
1949 елда – 873,
1979 елда – 714,
1989 елда – 478,
2002 елда – 371,
2010 елда – 304,
2017 елда – 266 кеше (керәшен татарлар).