Биографиясе

1856 елның 11 марты, Әстерхан губернасы – 1929 елның 10 августы, Ленинград.

Казан руханилар академиясен тәмамлаганнан соң (1882 ел), шунда ук эшли.

1884–1897 елларда Киев руханилар академиясенең Көнчыгыш археологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы укытучысы. 1907–1919 елларда Император православие Палестина җәмгыятендә гыйльми сәркәтип. 1919–1922 елларда Әстерхан университетының тарих кафедрасы профессоры, бер үк вакытта Петроград Дини-пастырьлык училищесе (1920–1928 елларда) һәм Югары дини курслар профессоры (1923–1928 еллар).

1919, 1922 һәм 1929 елларда кулга алына.

Хезмәтләре чиркәү литургикасы, археология, византинистикага карый.

Хезмәтләре

Богослужение в Русской Церкви в XVI веке. Казань, 1884;

Современное богослужение на православном Востоке. Киев, 1891;

Древне-иудейская синагога... Казань, 1893;

Книга «Требник» и её значение для православного христианина. Киев, 1902;

Святой патриарх Гермоген. П., 1912.

Әдәбият

Цитин В. История Русской церкви 1917-1997. М., 1997. Т. 9;

Синодик гонимых, умученных ... священнослужителей и мирян Санкт-Петербургской епархии: XX столетие. СПб., 1999.