Каты, сыек һәм газсыман файдалы кызылмалар чыганакларның килеп чыгышын һәм урнашу закончалыкларын тикшерә.

Геология белеменең геохимия, минералогия һәм петрографияне үз эченә алучы матди һәм структур геологияне, тектоника, тарихи һәм төбәк геологиясен берләштерүче фәзаи тармакларына таяна.

Файдалы кызылмалар турында фән җәмгыятнең минераль чималга ихтыяҗы арту һәм тау эшләренең үсүе сәбәпле формалаша.

ФК барлыкка килү шартлары турында беренче күзаллаулар грек философлары (Фалес, Гераклит), урта гасырлар (Г.Агрикола, Р.Декарт), XVIII йөз (А.Вернер, Дж.Геттен, М.В.Ломоносов), XIX йөз галимнәре (Д.И.Соколов, Г.Щуравский) хезмәтләрендә күренә.

Татарстанда файдалы казылмаларны системалы өйрәнү Казан университеты оештырылу, 1840 елда минералогия һәм геогнозия кафедрасы булдырудан башлана, аның хезмәткәрләре җирле төбәк геологиясе буенча тикшеренүләр үткәрәләр (П.И.Вагнер, Ф.Ф.Розен, А.М.Зайцев, А.В.Лаврский, П.И.Кротов). XIX йөз ахыры — XX йөз башында минераль чимал төрләре буенча ФКны тикшеренүләрнең дифференциациясе була: нефть һәм газ, ташкүмер геологиясе, XX йөз уртасында металл булмаган ФК геологиясе; яңа тармак — металлогения (минерагения) — файдалы казылмалар чыганаклары турында тәгълимат барлыкка килә.

1945 елда СССР фәннәр академиясе Казан филиалы каршында Геология институты (хәзер ЦНИИгеолнеруд) булдырыла; 1952 елда Казан университетында — ФК кафедрасы.

Руда казылмалары геологиясе (Л.М.Миропольский, И.Н.Пеньков, В.Г.Изотов, В.Г.Чайкин һ.б.), нефть һәм газ геологиясе (кара Нефть һәм газ геологиясе), күмер геологиясе, руда булмаган геология (Е.М.Аксёнов, Н.Б.Вәлитов, Н.Н.Ведерников, У.Г.Дистанов, В.Г.Изотов, Н.В.Кирсанов, Л.М.Миропольский, А.С.Михайлов, В.А.Полянин, Ю.В.Сементовский, И.Н.Тихвинский, Е.И.Тихвинская, Р.М.Фәйзуллин һ.б.), минераль ресурслар икътисады (А.П.Плёнкин, Р.К.Садыйков, П.П.Сенаторов, Р.З.Фәхретдинов, Н.С.Чуприна, И.Л.Шаманский һ.б.) юнәлешләре шактый үсеш ала.

Татарстан Республикасында ФК чыганакларны эзләү һәм разведкалау Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы җитәкчелегендә гамәлгә ашырыла.

Фәнни тикшеренүләр Казан университетында, ЦНИИгеолнеруд, «Татнефть» акционерлык җәмгыятененең фәнни һәм геологик җитештерү берләшмәләрендә, «Татнефтегеофизика» ФҖБдә алып барыла.

Руда булмаган файдалы казылмалар геологиясе өлкәсендәге казанышлар Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге (1995 ел, 1998 ел), СССР Министрлар Советы, СССР ВДНХсының алтын һәм көмеш медальләре белән билгеләнә.