Эчтәлек

1) Үсемлекләр бергәлеген классификацияләү берәмлеге (мәсәлән, гади нарат, сөялле каен, сабакчалы имән формацияләре һ.б.).

2) Утырма туплануның физик, географик һәм тектоник шартлары белән үзара бәйле тау токымнары фацияләренең табигый һәм закончалыклы җыелмасы.

Формациянең 350 дән артык тибын билгелиләр. Калынлыгы берничә йөз метрга кадәр, җәелү мәйданы меңәрчә кв. километр. Формация анализы аерым төбәкләрнең геологик эволюциясен торгызуда, файдалы казылмаларның урнашу үзенчәлекләрен ачыклауда файдаланыла.

ТРда платформа формацияләре мәгълүм: диңгез-терриген, диңгез-карбонатлы, күмерле, нефть һәм газлы, фосфоритлы, кызыл төстәге һ.б.

Казан геологлары Н.А.Головкинский, М.Э.Ноинский, Н.Б.Вәлитов (ХХ йөз ахырында Татарстан территориясе утырма тышлыгын структур-формацион районлаштыру үткәрә) формация анализына шактый зур өлеш кертәләр.

Әдәбият

Геология Татарстана: Стратиграфия и тектоника. М., 2003.