Кибәче елгасының (Мишә елгасы бассейны) уң кушылдыгы.

Озынлыгы 16,1 км, бассейнының мәйданы 98 км2. Питрәч районы территориясеннән ага. Елга башы Яңа Белкино (даими яшәүчеләр юк) авылы янында, Урывкино авылыннан 3 км төньяктарак, тамагы Кибәче авылында. Елга башының абсолют биеклеге 180 м, тамагыныкы – 75 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 15%.

Сеиннең 1,6 дан 5,4 км га кадәр озынлыктагы 3 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,63 км/км2. Туенуы катнаш, кар сулары исәбенә шактый күбрәк. Җир асты сулары белән туену модуле 1-3 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 140 мм, ташу агымы катламы 130 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,022 м3/с. Җәен елганың аерым урыннары кибә.

Язын суы йомшак (1,5-3 мг-экв/л), кышын һәм җәен каты (6-9 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л.

Сеин бассейнында суының гомуми күләме 2,6 млн м3 булган 2 буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.