- РУС
- ТАТ
график, педагог, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1986 г.)
1929 елның 27 гыйнвары, Эстония, Таллин – 2008 елның 18 августы.
Эстония ССРның Дәүләт сынлы сәнгать институтын тәмамлый (Таллин, 1953 ел).
Казан сынлы сәнгать училищесында (1953 елдан), Казан театр училищесында укыта (1971–2000 еллар).
Рәссамнар берлеге әгъзасы (1977 ел).
Республика сәнгатендә әйдәп баручы графикларның берсе, 1960–1990 елларда аның иҗаты эстамп сәнгате үсешенә этәргеч бирә.
Басма һәм оригиналь графиканың төрле материаллары һәм техник алымнары (офорт, коры энә, акватинта, линогравюра, төсле карандаш, сангина, тушь, пастель, фломастер белән эшләнгән рәсем) белән иркен эш итә.
Т.А. Зуева иҗаты жанрлар төрлелеге белән аерылып торса да (пейзаж, портрет, көнкүреш жанры композицияләре), аның лирик таланты, сизгер күзәтүчәнлеге, композицияләр төзү осталыгы тематик серияләрдән торган шәһәр пейзажларында аеруча тулы чагылыш таба. Шуларның иң тәүгеләренең берсен Т.А. Зуева Таллинга багышлый (1960 еллар).
Казан темасы рәссамның гомере буена иҗат иткән һәм киң тематик диапазонына кергән серияләренең нигезен тәшкил итә, ул шәһәрнең истәлекле урыннары һәм архитектурасы, А.С.Пушкин, А.М.Горький, В.В.Маяковский, башка язучылар һәм шагыйрьләрнең исемнәре белән бәйле урыннар сурәтләнгән әсәрләрдә чагылыш таба.
Сәфәрләр вакытында ясалган рәсемнәрдән «Дагстан сериясе» (1965 ел), «Россиянең борынгы шәһәрләре буйлап» (1970 ел), «Кабат килдем мин ...» (1970 ел), «Петербургка багышлана» (1980 ел), «Казанның Ел фасыллары» (1976-78) иҗат ителә.
Т.А. Зуева урынның, архитектураның үзенчәлекләрен чагылдырып кына калмый, бәлки графика әсәрләрендә матур күренешләр өстәүче заман рухын, табигать халәтен, һава яктылыгын да күрсәтә белә.
Бу яктан «Таллинда борынгы урам» (кәгазь, гуашь, акварель, 1961 ел), «Малайлар» (линогравюра, 1963 ел), «Идел башланган урыннар» (линогравюра, 1964 ел), «Дагстан. Ахты авылы» (акварель, тушь, 1965 ел), «Казанда В.И.Ленин музей-йорты» (карандаш, 1969 ел) һәм башка әсәрләре игътибарга лаек.
Республика (1961 елдан), төбәк (1967 елдан), бөтенроссия (1971 ел) күргәзмәләрендә катнаша. Шәхси күргәзмәләре 1966 елда (Е.В.Зуев һәм Н.И.Гаделев белән бергәләп), 1971, 1977, 1979, 1989, 1999 елларда Казанда («Карандаш белән Париж буйлап»), 1979 елда Яшел Үзәндә, 1967 елда (Е.В.Зуев белән бергәләп) Әлмәттә уза.
Әсәрләре ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, ТР Милли музеенда, Архангельскидагы туган як тарихын өйрәнү музеенда, Пятигорск шәһәрендәге М.Ю.Лермонтов музей-йортында, Красноярск краеның Шушенский авылы музеенда, Элиста шәһәрендәге Картиналар галереясында, Сиэтлдагы (АКШ) заманча сәнгать музеенда, Италия, Төркиядәге шәхси тупланмаларда саклана.
Выставка произведений художников Татьяны Андреевны Зуевой, Евгения Владимировича Зуева, Науфаля Исмагиловича Адылова: Каталог. Казань, 1968.
Автор – Т.В.Голубцова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.