- РУС
- ТАТ
Татарстанның Мөслим районындагы поселок. Мөслим авылыннан 26 км төньяк-көнчыгыштарак, Мөшек елгасының югары агымы буенда урнашкан
1928 елда Мари Бүләр авылыннан күченүчеләр тарафыннан нигез салына.
Оештырылган вакытыннан Мөслим районында. 1963 елның 1 февраленнән – Сарман, 1965 елның 12 гыйнварыннан Мөслим районында.
Хәзер Исәнсеф авыл җирлеге составында.
1930 елда авылда Сталин исемендәге колхоз оештырыла, 1959 елда Ленин исемендәге колхоз (Мари Бүләр авылы) белән “Пеледыш” колхозына берләштерелә, 1963 елда берләштерелгән “Урожай” колхозы составына керә.
1991 елда “Пеледыш” колхозы составында (Мари Бүләр авылы һәм Усаклык поселогы) аерылып чыга, 1994 елда берләштерелгән “Яңа Сәет” колхозы (Яңа Сәет, Мари Бүләр авыллары, Усаклык поселогы) составында. 1995 елдан “Яңа Сәет” күмәк предприятиесе, 2018 елдан “Август-Мөслим” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте. Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
1972–1990 елларда кирпеч заводы эшли.
1948 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, соңрак ябыла, 1997 елда кабат ачыла, 2013 елда ябыла.
1938 елда – 123,
1949 елда – 96,
1958 елда – 123,
1970 елда – 193,
1979 елда – 137,
1989 елда – 62,
2002 елда – 47,
2010 елда – 47,
2017 елда – 41 кеше (марилар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.