Биографиясе

1954 елның 26 гыйнвары, Чистай шәһәре — 2009 елның 3 апреле, Казан.  

Казан университетын тәмамлый (1978), шунда ук эшли.

Хезмәтләре Җир физикасына, гидрогеологиягә, нефтьлелекне ачыклауга карый. Рус платформасының көнчыгышында литосфера җылылык режимының төп закончалыкларын билгели.

Халыкара «Георесурсы» журналын нигезләүче (1999) һәм баш мөхәррире.

Хезмәтләре

О влиянии спиральной структуры Галактики на эволюцию планеты // Георесурсы. 2000. № 1; 

К вопросу о протяжённости разуплотнённых зон в кристаллическом фундаменте // Георесурсы. 2004. № 1 (автордаш).