Биографиясе

1846 елның 17 феврале (1 марты), Смоленск губернасы Сычев өязе Милюково авылы – 1903 елның 26 октябре (8 ноябре), Санкт-Петербург.

Рухани гаиләсеннән. Смоленск дини семинариясен (1867) һәм Петербург университетын (1871) тәмамлый.

1872 елдан – геология кабинетын саклаучы, 1877 елдан – приват-доцент, 1880 елдан – доцент, 1883–1896 елларда Санкт-Петербург университеты профессоры.

1892–1895 елларда – Ново-Александрия авыл хуҗалыгы һәм урманчылык институты (хәзер Польшаның Пулава шәһәре) директоры, анда Россиядә беренче туфрак белеме кафедрасын оештыра.

"Русский чернозем" (1883) монографиясендә туфракны беренче тапкыр туфрак ясалуның биш факторы (ана токым, климат, организмнар, рельеф, яшь) тәэсирендә барлыкка килгән мөстәкыйль табигый-тарихи җисем буларак билгели. Туфракның генетик классификациясен һәм аларны бонитировкалау методын эшли.

1882–1886 елларда Түбән Новгород губернасында, 1888–1894 елларда Полтава губернасында комплекслы тикшеренүләр белән җитәкчелек итә, туфракны системалы рәвештә картографияләүгә нигез сала. 1888 елда Ирекле икътисади җәмгыять каршында туфрак комиссиясе оештыра.

"Наши степи прежде и теперь" (1892) хезмәтендә корылыкка каршы комплекслы программа (кыр саклагыч урман полосалары, буалар, чокырларны ныгыту) эшли, ул 1892–1898 елларда "Урман департаментының махсус экспедициясе" барышында гамәлгә ашырыла. Җиде дөнья зонасын аерып, табигый зоналар турында тәгълиматны булдыра.

Докучаев тәгълиматы туфрак белеме, физик география, урманчылык һәм агрономия үсешенә зур йогынты ясый.

Истәлеге

Казанда бер урам аның исеме белән атала.