Авылга 1920 елларда нигез салына.

Административ-территориаль буйсынуы

Нигез салынган көннән авыл ТАССРның Бөгелмә кантоны Әлки волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Тымытык, 1931 елның 20 октябреннән – Азнакай, 1963 елның 1 февраленнән – Әлмәт, 1965 елның 12 гыйнварыннан Азнакай районында.

Хәзер Мәсгут авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда «Нур» колхозы оештырыла (беренче рәисе – Х.Габитов), 1950 елда Молотов исемендәге колхоз (Мәсгут авылы) составына керә, 1957 елда «Октябрьнең 40 еллыгы» колхозы итеп үзгәртелә. 1991 елдан (башка мәгълүматларга караганда, 1994 елдан) «Мәсгут» авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү кооперативы.

1997 елда авыл, «Яхшыбай» колхозы оештырып, «Мәсгут» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы составыннан чыга, 2002 елда яңадан «Мәсгут» авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү кооперативына керә. 2009 елдан «Агрофирма «Азнакай» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составында.

Күренекле кешеләре

Ф.З.Авзалов (1948 елда туган) – патологоанатом, ветеринария фәннәре докторы, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе профессоры, ТРның атказанган ветеринария табибе.

Халык саны

1922 елда – 203,
1926 елда – 225,
1938 елда – 230,
1949 елда – 179,
1958 елда – 175,
1970 елда — 195,
1979 елда – 236,
1989 елда – 82,
2002 елда – 72,
2010 елда – 71,
2015 елда – 68 кеше (татарлар).