- РУС
- ТАТ
Ишкәй. Татарстанның Азнакай районындагы авыл, Азнакай шәһәреннән 13 км төньяк-көнчыгыштарак урнашкан
Авылга 1920 елларда нигез салына.
Нигез салынган көннән авыл ТАССРның Бөгелмә кантоны Азнакай волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Тымытык, 1931 елның 20 октябреннән – Азнакай, 1935 елның 10 февраленнән – Тымытык, 1958 елның 16 июленнән – Азнакай, 1963 елның 1 февраленнән – Әлмәт, 1965 елның 12 гыйнварыннан Азнакай районнарында.
Хәзер Үчәлле авыл җирлегенә керә.
1931 елда авылда «Ишкәй» колхозы оештырыла (беренче рәисе – С.Сабуров), 1951 елда «Уразман» колхозы составына керә (Үчәлле авылы). 1998 елдан «Уразман» авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү кооперативы, 2009 елдан «Азнакай» агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составында.
Халкы күбесенчә «Азнакай» агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
1926 елда – 94,
1938 елда – 137,
1949 елда – 150,
1970 елда – 47,
1979 елда – 60,
1989 елда – 41,
2002 елда – 51,
2010 елда – 46,
2015 елда – 36 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.